Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары иң яхшы яшь армияче исеме өчен көч сынашты

«Юность» универсаль спорт залында «Яшь армиячеләр, алга!» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды.

Ярышларда районның гомумбелем бирү оешмаларыннан 13 команда катнашты. Яшь армиячеләр сафта йөрү әзерлекләрен күрсәттеләр һәм спортның аерым хәрби-гамәли төрләре буенча ярыштылар.

Гомумкоманда исәбендә Иске Үзи мәктәбе командасы (ТИН укытучысы Николай Львов) беренчелекне яулады. Иске Ильдеряк мәктәбе командасы (ТИН укытучысы Юрий Николаев) икенче призер булды. Өченче нәтиҗә 2 нче Аксубай мәктәбе командасында (ТИН укытучысы Айрат Ярмөхәммәтов).

Укучыларны ярышларга әзерләүдә нәтиҗәле эшләре өчен ТИН укытучылары Николай Львовка (Иске Үзи мәктәбе), Юрий Николаевка (Иске Ильдеряк мәктәбе), Айрат Ярмөхәммәтовка (2 нче Аксубай мәктәбе), Евгений Башкировка (1 нче Аксубай мәктәбе), Юрий Макаровка (3 нче Аксубай мәктәбе), Алексей Никитинга (Емелькино мәктәбе) аерым рәхмәт белдерелде.

Җиңүче команда Аксубай районы данын «Яшь армиячеләр, алга!» хәрби-спорт уенының зональ этабында яклаячак.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев