Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары чуаш теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

2021 елның 20-22 декабрь көннәрендә мәктәп укучыларының чуаш, удмурт, марий, мордва теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Интеллектуаль ярыш Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү һәм белемне арттыру базасында узды. Анда 20 районнан 9-11 классларда белем алучы 83 укучы катнашты.

Олимпиадада Аксубай районы мәктәпләре укучылары – 2021-2022нче уку елында мәктәп укучыларының туган (чуаш) теле һәм әдәбияты республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре катнашты. Йомгаклау этабында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм призерлар булдылар – Иске Үзи мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анастасия Айдова (укытучы Елена Титова) һәм Емелькино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Татьяна Герасимова (укытучы Анна Яковлева).

Фото: мәгариф бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев