Чуаш Енорускиносы авыл клубында «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе кысаларында укучылар өчен фольклор дәресе үткәрелде.
Чуаш авылының борынга йолалары, гореф-гадәтләре турында укучыларга дәресләрдә дә күп сөйләнә.
Шулай да, Чуаш Енорускиносы мәктәбе укучылары әлеге чарада катнашып, үзләре өчен тагын да күбрәк яңалык һәм кызыклы мәгълүматлар алдылар. Клуб хезмәткәрләре Оксана Еремеева һәм Татьяна Кудряшова уздырган фольклор дәресе бик тә эчтәлекле килеп чыкты.
Аның төп темасы – «Милли чуаш костюмы һәм халык чигүе». Авыл клубында милли костюмнар – күлмәкләр, алъяпкычлар, әбиләрдән калган кул белән чигеп ясалган кием-салым детальләре бар.
Авыл клубы хезмәткәрләре балаларга костюмнарны күрсәттеләр, чуаш милли чигүләре, символлары, бизәкләре турында сөйләделәр. Балалар милли киемнәрне киеп, халык җырларын һәм биюләрен башкардылар.
Фото: Чуаш Енорускиносы авыл клубы архивыннан.
Нет комментариев