Район халкы алар турында мәгълүмат һәм фотографияләр җыюда ярдәм итә ала.
Аксубай районының туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, безнең районда туып-үскән кешеләр турында мәгълүматлар җыялар. Музей хезмәткәрләре бу эштә ярдәм итәргә чакыра:
«Әгәр сезнең туганнарыгыз Бөек Ватан сугышында катнашкан булса, сездән аларның биографияләрен һәм фотосурәтләрен безнең holstmuseum76@mail.ru электрон почтага җибәрүегезне яисә туган якны өйрәнү музеена алып килүегезне сорыйбыз", – ди музей директоры Әлфия Нурхәмитова.
Фронтовиклар турында материаллар җыюның төп максаты – «Хәтер юлы» Бөтенроссия музей комплексы өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасын булдыру. Җыелган барлык мәгълүмат махсус галереяда мәңгеләштереләчәк.
Нет комментариев