Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай туган якны өйрәнү музее балалар өчен кызыклы экскурсияләр үткәрүен дәвам итә

Музей хезмәткәрләре «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Кул тегермәне экспонаты турындагы тарих» дип исемләнгән дәрес оештырдылар.

Туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова «Хыял» социаль приюты балалары өчен күргәзмә заллары буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрде. Балалар музейда тәкъдим ителгән экспонатлар белән якыннан таныштылар. Алар өчен бигрәк тә «Кул тегермәне экспонаты турындагы тарих» дәресе кызыклы булды.

Балалар нинди төр тегермәннәр булуы турында белеп кенә калмадылар, үзләре дә тарттырып карадылар. Бераз тырышлык куеп, алар кул тегермәне ярдәмендә бер уч ашлыкны онга әйләндерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев