Музейның күргәзмә залы яңа бизәкләр белән тулыланды. Биредә балалар картиналары урнаштырылган.
Районда “Туфан укулары” 5 зональ конкурсы уңышлы үтте.
“Рәсем сәнгате” номинациясендә төрле жанрда башкарылган бик күп эшләр тәкъдим ителде. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, белем бирү мәктәпләре укучылары шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр, портретлар, пейзажлар, сюжет иллюстрацияләре тәкъдим иттеләр. Жюри иң яхшы эшләрне билгеләде. Лауреатларның барлык картиналары да районның туган як тарихын өйрәнү музеенда ачылган йомгаклау күргәзмәсе экспозициясенә кертелде.
Фото: скриншот
Нет комментариев