Аксубай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре ял көннәрен пычкылар һәм балталар белән эшләп үткәрәләр.
Атна саен шимбә көнендә алар универсаль технологияләр техникумы артындагы инеш үзәнен чистарту буенча өмәләр оештыралар. Узган шимбә көнне дә алар, һава торышының салкын булуына карамастан, биредә тулы составта эшләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә карт агачларны һәм куакларны кистеләр. Биредә, чын-чынлап эш кайнады - ир-атлар инешне һәм аның ярларын күмеп киткән гасырлык куакларны кисү белән мәшгуль булдылар.
- Яз көне биредә инеш үзәнен, җәмәгать киңлеге буларак, төзекләндерү эшләре башланачак. Быел Мазилин урамы тарафыннан яр буе төзекләндерелде. Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән, без атна саен шимбә өмәләре оештырып, төзекләндерү өчен мәйданчык әзерлибез һәм эшне иртә яздан ук башларга ниятлибез, - дип шәрехләде Станислав Зайцев.
Нет комментариев