Бүген Тимур Мәгыйзов Республикада иң көчле шахматчы гына түгел, уңышлы тренер да.
Ул Аксубайда туып үсә һәм «Каисса» шахмат клубында Юрий Сухалов белән бергә беренче адымнарын ясый.
Без Татарстан чемпионатында аның тәрбияләнүчеләренең уңышлары турында язган идек. Ә менә хәзер гроссмейстер Яндемиров истәлегенә Россия Кубогы этабыннан күңелле яңалык.
Сүз уңаенда, Тимур ул исән чакта ук аның белән көч сынашырга өлгергән. Россия Кубогы этабында Тимурда шөгыльләнгән – Ализә Гайнанова 3-4 урыннарны бүлешә, гомуми зачетта беренче очколарны яулый һәм беренче призларны – берничә мең сум акча алган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Ализәгә бары 7 яшь һәм ул 9 яшькә кадәрге кызлар белән ярышкан. Тимурның тагын бер укучысы – Арсений, шул ук этапта унлыкка кергән, әмма малайлар арасында көндәшлек бик көчле. Тренер үзе билгеләп үткәнчә, Арсений Татарстан шахматчылары арасында өченче нәтиҗә күрсәткән, тиздән аңа да уңыш киләчәк.
– Мәгыйзовның казанышлары игътибарсыз калмады, – дип безнең белән уртаклашты шахмат буенча Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Ул инде Татарстан олимпия резервы шахмат мәктәбендә эшләргә чакыру алды. Аксубай шахмат клубыннан чыккан егет өчен бу зур дәрәҗә.
Фото: Адель Купцовның шәхси архивыннан.
Нет комментариев