Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай тренеры Россия Кубогының көмеш призеры булды

Диләрә Латыйпова билбау көрәше буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия ярышларында катнашып, икенче урынны яулады.

Турнир Элиста шәһәрендә (Калмыкия Республикасы) ике көн дәвамында узды. Пьедесталның иң югары баскычы өчен илнең төрле төбәкләреннән 250дән артык спортчы көч сынашты. Көрәш буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составында спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова да үз көчен сынар һәм алтын медаль яулар өчен барды.

– Безне яхшы каршы алдылар, шәһәрне күрсәттеләр. Чараны бик югары дәрәҗәдә оештырдылар. Әгәр миннән, бу шәһәргә бару кирәк идеме, дип сорасалар, мин, һичшиксез, дип җавап бирер идем. Мондый күләмле ярышларны бу республикада уздыру бик мөһим, – дип җавап бирде спортчы. – Әлбәттә, нык дулкынландым, әмма бу турнирга бару дөнья Кубогы ярышларында катнашканнан соң ук планлаштырылган иде. Ул вакытта мин, кызганычка каршы, икенче урынны яуладым. Әмма минем үз авырлык үлчәмендә беренче буласым килде. Шуңа күрә мин республиканы һәм районны лаеклы тәкъдим итү өчен ныклап әзерләндем.

Кызны әти-әнисе һәм дуслары хуплый. Алар ярышлар барышын күзәтеп барганнар. Моннан тыш, Диләрә ярышларда зур һәм тату команда – ТР җыелмасы уңай энергетика бирде, дип билгеләп үтте.

– Финал бил алышуларның видеоязмасын карагач, анда ярдәмнең бөтен көчен күрергә һәм тоярга мөмкин. Минем өчен күпме кешенең җан атуын күреп шатландым, мин моны көтмәгән идем. Трибуналарда тамашачылар аерым мохит тудырдылар, – дип ассызыклады тренер.

Диләрәнең көндәшләре арасында илнең иң яхшы көрәшчеләре, дөнья чемпионнары, дөнья Кубогы ияләре булган. Әмма көче һәм җитезлеге аркасында ул финалга уза. Беренче урын өчен көрәштә спортчы көндәшеннән беразга гына калыша. Бу көнне уңыш Башкортостан спортчысына елмая, ул алтын медаль иясе була. Диләрә исә җыелма команда копилкасын көмеш медаль белән тулыландырды. Гомумкоманда исәбендә Татарстан командасы беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев