Аксубай техникумында кызларны, хезмәттәшләрен һәм өченче буын вәкилләрен 8 март белән котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумында кызларны, хезмәттәшләрен һәм өченче буын вәкилләрен 8 март белән котладылар

Аксубай универсаль технологияләр техникумында гүзәл хатын-кызларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара үтте.

Чараны ир-егетләр – директор Фәрхат Аюпов җитәкчелегендә техникум укытучылары һәм шәкертләре әзерләгән.

Биредә укытучыларны, студент кызларны һәм кунакларны коридор булып төзелеп, студент егетләр кул чабып каршы алдылар. Һәм һәркайсын бәйрәм табыны артына озаттылар. Техникум җитәкчелеге, күптәнге традицияләргә тугры калып, районның барлык тармак ветераннарын, педагогика ветераннарын чакырган.

Яз бәйрәме белән сайлаучыларны район башлыгы Камил Гилманов һәм техникум директоры Фәрхат Аюпов тәбрикләделәр. Хатын-кызларга чәчәкләр, матур концерт чыгышларын бүләк иттеләр һәм язның төп бәйрәме хөрмәтенә йөрәк түреннән чыккан иң җылы котлау сүзләрен ирештерделәр.


Нет комментариев