Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумында Ачык ишекләр көне узды

Районның өлкән сыйныф укучылары техникум тормышы белән танышырга, булачак һөнәрне сайларга килделәр.

Хәзерге вакытта техникумда 422 студент белем ала, биредә белем алу өчен барысы да бар: аудиторияләр, лаборатория кабинетлары, спорт залы, ашханә. Аксубай универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов сәламләү сүзендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановка капиталь ремонт өчен рәхмәт белдерде. Чыннан да, техникумда сыйфатлы белем алу һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен барысы да бар.

–Техникум бинасында булу һәрвакыт күңелле – бүген ул махсус һәм урта махсус белем биргән иң яхшы уку урыннарының берсе. Биредә – районыбызның киләчәге – механизаторлар, инженерлар. Бүген техникум студентлар өчен, шул исәптән безнең Аксубай техникумы шәкертләре өчен дә зур мөмкинлекләр бар. Киләчәк – сезнең кулда! – диде Аксубай районы башлыгы.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәгариф ветераннары да, укытучылар да, производствога өйрәтү осталары да, техникум хезмәткәрләре дә игътибардан читтә калмады. Техникумның 1-4 курс студентлары, шулай ук Аксубай мәктәпләре һәм район мәктәпләре укучылары бүләккә стильле галстуклар алдылар. Фәрхат Аюпов билгеләп үткәнчә, бу – көллиятнең күркәм йоласы.

Ачык ишекләр көне бәйрәмчә узды. Техникум шәкертләре күңелле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды –техникум студентлары абитуриентлар өчен тортлар әзерләделәр.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев