Аксубай техникумы шәкертләре машина йөртү осталыгын күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы шәкертләре машина йөртү осталыгын күрсәттеләр

Иң яхшы укучы-автомобильчеләр «Автосессия-2021» бәйгесенең зональ этабында район данын яклаячак.

Универсаль технологияләр техникумы базасында студент-автомобильчеләр арасында машина йөртү осталыгы ярышы узды. Чарада 3 команда катнашты, анда катнашучылар машина йөртү күнекмәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип табылган команда Чистай шәһәрендә узачак «Автосессия-2021» бәйгесенең зональ этабында безнең районны тәкъдим итәчәк. Чарада катнашкан егетләр кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Фото: Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге архивыннан.


Нет комментариев