Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай сыерларына азык җитәрлек булачак

Район кыр хезмәтчәннәре печән әзерләүдә коры, кояшлы көннәрне максималь файдаланалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 7 июльгә «Актай», «Колос» авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары печән әзерләү буенча планны үтәделәр. «Аксу Агро» ҖЧҖендә терлекләр өчен киптерелгән печән запасы план күрсәткеченә карата 92 процентка салынган.

Бу хуҗалыкта бер көн эчендә генә әлеге төр азык 110 тонна әзерләгән. «Волжская» ҖЧҖендә печән запасы – 1000 тоннадан, «Аксубай» АФда 700 тоннадан күбрәк тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев