Аксубай спортчысы республиканың көмеш призеры булды
Аксубай районы вәкиле Адель Купцов республика ярышларында II урынга лаек булды.
Дачный бистәсендә (Казан янында) шашка-шахмат күптөр ярышы буенча ел саен үткәрелә торган ачык Татарстан Чемпионаты узды. Пандемиягә карамастан, кырыктан артык спортчы стартка чыкты. Шунысы куанычлы, быел безнең спортчыларыбыз, Аксубай вәкилләре, бертуган Купцовлар һәм Тимур Мәгыйзов та катнашты. Шашка буенча 9 турдан соң, безнекеләр арасында иң остасы булган Тимур лидердан 3,5 очкага гына калышты. Әмма, шахматта безнең спортчылар көчлерәк булып чыкты һәм Адель Купцов шахмат "швейцарка"сында (9 мөмкинлектән 7,5 очко туплап) беренче урынга чыкты. Шуның ярдәмендә ул гомуми призларга да кушыла алды. Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә: Марий Элдан Олег Иванов – "бронза" призер, Чуашстан Республикасыннан шашка буенча спорт мастеры Евгений Соловьев – чемпион булды, ә Адель Купцов көмеш яулады.
– Бу этапны сенсацион дип атап булмый, – дип билгеләп үтте Тимур Мәгыйзов. – Адель инде 2019 елда ук шашка-шахмат күптөр ярыш буенча Татарстан Кубогын яулаган иде, шуңа күрә бу юлы аның белән турнир фавориты буларак көч сынаштылар. Әмма безнең спортчы янә талантын һәм шахматта гына түгел, хәтта бик сирәк уйнаган шашкада да осталыгын күрсәтте.
Адель ирешкән уңышларында үзенең шашка буенча беренче тренеры Геннадий Горбатовның һәм партнер-коллегаларының хезмәтләрен билгеләп үтә.
Фото: Адель Купцовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев