Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай спортчысы Ольга Шугаеваны яңа җиңүләре белән котладылар

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аңа ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

Яңа ел алдыннан районның иң яхшы спортчысы Ольга Шугаевага чәчәк бәйләме һәм символик статуэтка тапшырылды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин спортчы кызга үҗәтлеге, тырышлыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен рәхмәт белдерде. 

–Ирешелгәннәрдә тукталып калма, җиңүләрең белән безне тагын куандыр. Спорт карьерасында һәм киләчәк һөнәреңдә уңышлар сиңа! – дип теләде ул. 

Ольга хәзерге вакытта беренче курс талибәсе. Яңа ел бәйрәмнәрендә әти-әнисе янына ул уку дисциплиналары буенча зачетлар тапшырып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев