Аксубай спортчылары Яңа елны чираттагы җиңүләре белән каршы алдылар
Нурлатта үкән татар милли көрәш буенча район беренчелегендә Аксубай көрәшчеләре беренче урынны яуладылар.
Үз үлчәү категорияләрендә өч беренче урынны районга Илдус Камалов, Халит Нурматов (икесе дә Түбән Татар Майнасы төп мәктәбеннән) һәм Вафин Ильяс (Виталий Тимирясов исемендәге АСОШ №1), икенче урынны – Ильяс Хабибрахманов (Түбән Татар Майнасы төп мәктәбеннән) алып кайттылар.
– Мин барлык спортчыларыбызны җиңү яулаулары белән котлыйм һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтемне белдерәм, – ди тренер Александр Скворцов. Ә без, үз чиратыбызда, Яңа елда да аларның зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Александр Скворцов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев