Җәмил Сәйфуллин һәм Диләрә Латыйпова тәрбияләгән спортчылар 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында республика ярышларында призлы урыннар яуладылар
Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә багышланган турнир Нурлатта инде икенче ел уздырыла. Бу юлы ярышларда республиканың егерме районыннан 170 спортчы катнашты. Катнашучылар арасында Аксубайның ике тренеры –Җәмил Сәйфуллин һәм Диләрә Латыйповада күнегүләр алган унбер спортчы да бар.
Ярышлар егерме авырлык категориясендә ике келәмдә үтте. Районның яшь спортчылары үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Алар копилканы дүрт медаль белән тулыландырды. Сәет Сәйфуллин (32 кг), Илсур Ягофаров (70 кг һәм аннан күбрәк), Кирилл Маклаков (52 кг) һәм Дмитрий Мельников (56 кг) бронза призерлары булдылар. Моннан тыш, бишлеккә Дарья Егорова, Екатерина Мясникова һәм Лев Сухалов керде.
– Элек бу ярышта өлкән көрәшчеләр генә катнашты. Әмма соңрак турнирны кече буын өчен дә үткәрергә карар кылынды. Бу Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары алдыннан күчмә баскыч булып тора, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. – Балаларның тәҗрибә туплануы, осталыкларын арттырулары, шулай ук кечкенә яшьтән спорт белән шөгыльләнүгә тартылулары мөһим.
Нет комментариев