Аксубайда яшәүче ханымның ел дәвамында банк картасыннан сәер рәвештә 50 мең сум акчасы юкка чыга.
Хатын карта реквизитларын беркайчан да беркемгә дә хәбәр итмәгән, аны өченче кешеләр кулына тапшырмаган. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре ачыклаганча, акча күчерү гамәлләре, зыян күрүче йоклаган вакытта, төнлә башкарылган.
Мошенниклар, кагыйдә буларак, акчаны бик кыска вакыт эчендә салдырырга тырышалар. Шуңа күрә мондый очракта якыннары шик астына эләгә. Әлеге очракта – балигъ булмаган уллары.
– Аралашкан вакытта, үсмернең төннәр буе компьютер уеннары уйнавы һәм шыпырт кына акчаларны үзенең электрон кошелегына күчерүе, ә аннары аларга компьютер уеннары өчен атрибутлар сатып алуы ачыклана, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең мошенниклык гамәлен тикшерү буенча тикшерүчесе Язилә Гусамова.
Өстәвенә, үсмер мәктәптә яхшы укый, беркайчан да тәртип бозмаган, дуслары белән урамга чыгып йөрмәгән, соңга калып кайтканы булмаган. Тикшерүче сүзләренә караганда, серне аның арыган күзләре ача.
Аңлатма бирүен сорап, без Аксубай районы мәгариф бүлеге психологы Сергей Чеверикинга мөрәҗәгать иттек: мондый хәлне ничек булдырмаска һәм балаларны компьютер уеннарыннан ничек сакларга.
– Компьютерда уйнарга яратучылар – алар, беренче чиратта, әти-әниләре игътибар бирмәгән балалар. Балаларыгыз белән аралашыгыз – аларны читкә этәрмәгез. Аерым көннәрдә бала белән күзгә-күз утырып сөйләшеп утыру мөҗбүри түгел. Һәрвакыт алар белән янәшә булырга, ялны бергәләп уздырырга кирәк. Уртак эшчәнлек – мондый эксцеслардан иң яхшы кисәтү, – дип саный психолог. – Әти-әниләр баласының нәрсә белән шөгыльләнүен, ниләр эшләвен белергә тиеш. Һәм, шуннан чыгып, үзенең ышанычлы мөнәсәбәтләр линиясен төзергә тиеш.
Баланың шәхси мохите, шәхси мәнфәгатьләре булырга тиеш. Әмма баланы интернетта үзен куркынычсыз тотарга өйрәтергә, алдалау һәм ялганлау планында да, шулай ук психик сәламәтлек ягыннан да мөмкин булган барлык куркынычлык турында аңлатырга кирәк. Балага ышанычлы манерада сөйләү, бөтендөнья пәрәвезеннән һәм социаль челтәрләрдән уйламыйча куллану нәтиҗәләре турында аңлату зарур. Ата-аналарга балаларның нинди сайтларда утыруларына игътибар итәргә, тагын да яхшысы компьютер һәм кәрәзле телефоннарга ата-ана контроле программалары урнаштыру. Әгәр бала каршы икән – димәк, аның яшерер нәрсәсе бар. Балага контроль – ул шәхси мохит чикләрен бозу түгеллеген, ә, барыннан да элек – иминлек өчен булуын аңлатырга кирәк.
Нет комментариев