Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты күп катлы йортлар янындагы үлән белән капланган коймаларны сүтеп алырга мәҗбүр булачак

Район үзәгендә яшәүчеләрдән үз йортлары территорияләрен норматив хәлгә китерүне сорыйлар.

Җәйге чорда үсемлекләр һәм үләннәр үсү һәм чәчәк ату процессы интенсиврак бара. Тоташ яңгырлар һәм җылы һава торышы яшеллекнең тиз үсүенә китерде. 

Урамнарда, автомобиль юллары буенда, яшел зоналарда үләннәрне чабалар. Бу эш белән бистә советының махсус бригадасы шөгыльләнә. Чаптыру кулдан – триммерлар белән башкарыла, шулай ук махсус техника да кулланыла. 

Эшчеләр бригадасы көн саен эшли. Әмма барлык участокларны да бик тиз генә норматив хәлгә китереп булмый. Моннан тыш, район үзәгендә яшәүче үз участокларын карап тотмаучы кайбер намуссыз гражданнар да кыенлыклар тудыра. 

Шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров район үзәге халкын туган бистәбезне төзекләндерүдә һәм үләннәрне чабуда ярдәм итәргә чакырды. 

– Җир участоклары, биналар һәм корылмалар янындагы территорияләрне объект милекчеләре тәртиптә тотарга тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Монда теге яки бу корылманың эстетик йөзе дә, йорт яны һәм якын-тирә территорияне җыештыру да, үлән чабу да керә. 

Кайбер күп катлы йортлар янында әлегә яшелчә үстерелә торган йорт яны участоклары калган. Әмма вәзгыять шундый ки, түтәл хуҗалары үз территорияләрен генә тәртиптә тота, шул ук вакытта койма буйларында һәм хуҗалары булмаган күрше участокларда чүп үләннәре үсеп утыра. Шуның аркасында үлән чабучыларга, үз эшләрен калдырып, күп катлы йортларның бакчаларына кереп тә үләннәрне чабарга туры килә. Шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетында, үләннәрне чабарга берни дә комачауламасын өчен, калган коймаларны да җыеп алу күпкә җиңелрәк, диләр. 

Шулай ук йорт хайваннарының иректә утлап йөрүе дә кискен проблема булып кала бирә. Сукбай хайваннар яшел үсентеләргә һәм шәхси милеккә зур зыян китерә. Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарын һәм кош-кортларны тоту кагыйдәләрен бозган, билгеләнгән кагыйдәләргә игътибар итмәгән өчен административ җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев