Район вәкилләре өченче төркемдә икенче урынны яуладылар.
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча турнир узды. Безнең район командасын Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина һәм КДН ЗН җаваплы секретаре Марат Сафин тәкъдим итте.
Интеллектуаль спортта алар өченче төркемдә көмеш призер булып, икенче урынны яуладылар.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Нет комментариев