Бүген, 10 мартта, Казанда Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхәммәтованың шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә.
Күргәзмә эшендә катнашу – һәр рәссам өчен зур, дулкынландыргыч вакыйга. Әлфия Нурхәммәтованың бу – республика дәрәҗәсендә беренче шәхси күргәзмәсе түгел, шуңа да карамастан, ул бу мизгелне җан җылысы белән көтеп ала.
Рәссам күргәзмәдә безнең як табигать почмакларының рәсем тасвирламасы, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать, панно, калфаклар тәкъдим итәчәк. Экспозиция белән танышу казанлыларга Аксубай районы, аның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында күбрәк белү мөмкинлеге бирәчәк. Күргәзмә 16:00: сәгатьтә Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча урнашкан Халыклар дуслыгы йортында ачыла.
Нет комментариев