Аксубай редакциясен Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясен Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр

Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров район газетасы мөхәррире Людмила Жареновага Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатын тапшырды.

– Сезгә һәм «Сельская новь» газетасы коллективына Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Аксубай мөхтәсибәтенә ислам традицияләрен яктырту һәм ныгыту эшендә хезмәттәшлек итүегез һәм булышлык күрсәтүегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Аллаһы Тәгалә Сезгә җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне һәм Татарстан Республикасында милләтара татулыкны ныгыту юлында тырышлыгыгыз өчен исәнлек-саулык бирсен, – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хатында.


Нет комментариев