Халыкара хатын-кызлар көнендә район газетасы редакциясендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган фотобәйге җиңүчесе Гөлкәй Хәсәншинаны бүләкләделәр.
Бәйге язгы бәйрәм алдыннан оештырылды. Фотода Гөлкәй тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйды.
Гөлкәй Хәсәншинага иганәче – шәхси эшмәкәр Динә Шакированың «Чәчәкләр» кибетеннән бүләк тапшырылды.
Җиңүчене котлыйбыз һәм иганәчегә рәхмәт белдерәбез.
Динә Шакирова – район газетасы оештырган бәйгеләрнең даими иганәчесе. Бүген дә язгы бәйрәмдә, Сезгә, Динә Мансур кызы, сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм шәхси эшчәнлегегезнең чәчәк атуын телибез.
Нет комментариев