Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе бәйрәмгә игезәкләрне җыйды

Бүген Аксубай районында беренче тапкыр Халыкара игезәкләр көненә багышланган гадәти булмаган тантана – игезәкләр бәйрәме узды.

Бәйрәм «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе тарафыннан безнең партнерлар – «Грация» кибете, Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды.

11 сәгатьтә редакция янында музыка яңгырады. Ата-аналар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш һәм бер-берсенә бөтенләй охшамаган балалары белән килделәр. Игезек балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм хәтта эшләүче яшьләр бер мәйданчыкта җыелды. Әкият геройлары Аю, Барс һәм Арыслан тамашачыларны җәлеп иттеләр, балалар алар белән рәхәтләнеп фотога төштеләр.

Бәйрәмне ритмик музыка астында бию флешмобы ачып җибәрде. Төрле яшьтәге балалар бер линиягә бастылар һәм бию элементларын кабатладылар. Нәниләр күңелле музыка астында биеделәр, тирә-юньдә шатлык-куанычлы мохит хөкем сөрде – бәйрәм сәгате менә шундый күтәренке рухта үтте. Алып баручы Татьяна Обаськина катнашучылар белән таныштырды, алар өч яшьтән башлап, 41 яшькә кадәр иде. 19 пар игезәк җыелды. Табигать могҗизалар тудыра: игезәкләр арасында кызлар күбрәк. Аксубай районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда районда 8 пар игезәк бала тууы теркәлгән.

Аксубай районы яңалыклары «Сельская новь» Вконтакте социаль челтәрендә игезәкләр өчен “Табигатьнең көзгедәй могҗизасы” дигән флешмоб эшләтеп җибәрелгән иде.

Укучылар үзләренең фоторәсемнәрен, кыскача автобиографияләрен җибәрделәр, алар басылды. Җиңүчеләрне укучылар үзләре тавыш бирү юлы белән билгеләделәр, ә ул нәкъ менә бәйрәм башлану белән тәмамланды.

– Социаль челтәрләрдә язылучыларыбыз һәм газета укучыларыбыз арасында да игезәкләр аз түгел, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова. – Сезне, әниләрегезне бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул «Сельская новь» газетасы редакциясеннән Мактау грамоталарын һәм «Грация» кибетеннән игезәкләрнең һәрберсенә: Анастасия һәм Надежда Аниськиналарга, Эвелина һәм Ангелина Филипповаларга, Лиана һәм Диана Ефимоваларга, Ирина һәм Марина Фадееваларга, Милана һәм Милена Орловаларга, Валерия һәм Ксения Васильеваларга, Игорь һәм Денис Жуковларга, Ксения һәм Кристина Сивковаларга, Есения һәм Анисия Альдивановаларга, Арина һәм Полина Ефимоваларга, Ангелина һәм Арина Мясниковаларга сертификатлар тапшырды. Төп бүләк – редакциядән грамота һәм истәлекле бүләк һәм «Грация» кибетеннән сертификатлар җиңүчеләр – Марк һәм Макар Наумовларга тапшырылды (алар иң күп – 749 тавыш җыйдылар).

Бәйрәмдә көлке, елмаюлар, мәзәкләр күп иде. Яшь катнашучылар үзләренең кулинария осталыклары белән уртаклаштылар, нәрсә белән мавыгулары турында сөйләделәр. Тантанада катнашучылар иң актив игезәкләрнең иҗаты белән бик теләп таныштылар – алар бию, музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар аларны бик җылы алкышлады.

ЮХИДИ бүлеге вәкиле – Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлек юнәлеше буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова яшь катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул балаларга җәйге каникуллар вакытында юлда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте.

Халыкара игезәкләр көнендә редакция ТР Журналистлар берлеге “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте һәм ТР басма продукцияне җитештерүчеләр һәм таратучылар Ассоциациясе белән берлектә оештырган “Кәгазь” һәм “Саннар” акциясен башлап җибәрде.

– Һәрвакытта да укый белү, димәк, фикер йөртә белү төп хәзинә булды, – дип ассызыклады Людмила Жаренова, акция турында игълан итеп. – Һәм ул барлык дусларыбыз, фикердәшләребез, абунәчеләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз җыелган шушы изге бәйрәм белән башланып китсен иде.

Бәйрәмдә 2022 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу рәсмиләштерергә, шулай ук төсле рәсемнәр белән бизәлгән татар телендә нәфис әдәбият, балалар китаплары сатып алырга мөмкин иде. Сүз уңаенда, аларны редакциядән сатып алырга да була.

Катнашучылар өчен сюрпризлар һәм кызыклы мизгелләр дә күп булды. Күңел ачу уеннары, бәйгеләр иң оста игезәкләрне җыйды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, асфальтта төсле акбур белән рәсемнәр ясадылар һәм призлар алдылар.

Мөхәррир коллектив исеменнән бәйрәмдә катнашучыларга, чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен Татьяна Обаськинага, иганәчелек ярдәме өчен «Грация», «Мир цветов» кибетләренә рәхмәт белдерде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев