Аксубай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре ындыр табаклары һәм складларында мөһим булган чәчү алды эшләре төгәлләнеп килә. Монда складлар көн саен бушап кала, орлыкларны басуларга чыгарыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 майга алынган мәгълүматларыннан күренгәнчә, 5452 тонна орлык инкрустация узган. Бу – гомуми күләмнең 97 проценты дигән сүз. Ындыр табаклары хезмәткәрләре көйле һәм оператив эшли. Кичә генә дә 120 тонна бөртек инкрустацияләнгән.
– Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү алды комплекслы әзерлек эшенә җаваплы карадылар, – дип сөйли Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов. – Ышанчлы әзерләнгән орлык – булачак уңыш нигезе.
«Аксу Агро», «Волга Селект», «Колос» ҖЧҖләрендә әлеге мөһим эшне төгәлләделәр инде. «Актай» ҖЧҖдә орлыкларның соңгы тонналары инкрустацияләнә.
Нет комментариев