«Урмандеево башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы» Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирү һәм тәрбия эшен уңышлы алып баралар.
Урмандеево авылында балалар күп. Урмандеево башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасына 38 бала йөри. Шул исәптән – мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала, 26сы түбән сыйныф укучылары.
Балалар бакчасы – мәктәп белеме өчен беренче баскыч. Сабыйларга монда яхшы һәм уңайлы. Алар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр Ирина Калинина һәм Татьяна Петрова эшли. Катнаш төркемдә балалар төрле яшьтәге дуслары белән аралашырга, бер-берсен кайгыртырга өйрәнәләр.
Тәрбиячеләр программа буенча белем бирү курсын алып баралар, дәресләр үткәрү өчен үз эшләнмәләреннән дә файдаланалар. Районнан килгән коллегалары алар белән узган ел район семинары вакытында танышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Тәрбия процессында туган тел, мәдәният аерым урын алып тора. Моның өчен дидактик материал да, уенчыклар да кулланалар. Һәр бала милли чуаш киеменә киенгән курчак белән уйный ала. Балалар районда яшәүче халыкларның мәдәнияте турында күзалласын өчен, аларга рус, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйлиләр. Бу милләтләрнең элек нинди киемнәрдән йөрүен сабыйлар курчаклар белән уйнаганда беләләр.
Тәрбияләнүчеләрне шөлай ук табигатьне күзәтергә дә өйрәтәләр. Биредә табигать почмагы булдырылган. Аны тәрбиячеләр методик кулланма буларак туплаган. Балаларга үсемлекләр, агачлар, әйләнә-тирә дөнья белән бәйле предметларны күрсәтәләр.
Балалар бакчасы һәм мәктәп – бердәм коллектив. Шуңа күрә сабыйларның мәктәп канатына күчүе җиңел уза. Аларны педагоглар кабул итә һәм дүрт ел дәвамында белем баскычы буйлап алып бара. Шулай булып чыга да, балалар бакчасы-мәктәп – туган йорт кебек.
– Балалар бакчасы-башлангыч мәктәп – ул бердәм белем бирү мәйданчыгы, – дип билгеләп үтте учреждение директоры Ирина Музилеева. – Үз эшебездә без белем бирүнең сыйфатына басым ясыйбыз.
Урмандеево башлангыч мәктәбе рейтинг буенча районда лаеклы урын алып тора. Район мәгариф бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, уку процессы югары дәрәҗәдә алып барыла. Балалар белән тәҗрибәле укытучылар Светлана Алексеева, Софья Архипова, Любовь Семенова һәм Мария Тарасова эшли. Ел нәтиҗәләре буенча мәгариф, тәрбия эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен мәктәп берничә тапкыр мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Рәхмәт хатларына лаек булган.
Бу мәктәптә тагын бер мөһим мәсьәлә хәл ителә: башлангыч сыйныф укытучылары балаларга туган телгә мәхәббәт, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну тәрбиялиләр. Дәресләр чуаш телендә укыту программасы буенча үткәрелә.
Монда хәтта вак-төякләр дә роль уйный. Мәктәптә хәтта кабинет ишекләрендәге язулар да өч телдә: чуаш, рус һәм татар телләрендә язылган. Мәктәп уңайлы, якты, иркен. Балаларның белем бирү учреждениесендә булу шартлары елдан-ел яхшыра бара. Узган елның ноябрь аенда республика программасы буенча мәктәп бинасында җылы бәдрәф төзелгән иде. Чиратта – ашханә.
Урмандеево авылында балалар күп. Урмандеево башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасына 38 бала йөри. Шул исәптән – мәктәпкәчә яшьтәге 12 бала, 26сы түбән сыйныф укучылары.
Балалар бакчасы – мәктәп белеме өчен беренче баскыч. Сабыйларга монда яхшы һәм уңайлы. Алар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр Ирина Калинина һәм Татьяна Петрова эшли. Катнаш төркемдә балалар төрле яшьтәге дуслары белән аралашырга, бер-берсен кайгыртырга өйрәнәләр. Тәрбиячеләр программа буенча белем бирү курсын алып баралар, дәресләр үткәрү өчен үз эшләнмәләреннән дә файдаланалар. Районнан килгән коллегалары алар белән узган ел район семинары вакытында танышу мөмкинлегенә ия булдылар.
Тәрбия процессында туган тел, мәдәният аерым урын алып тора. Моның өчен дидактик материал да, уенчыклар да кулланалар. Һәр бала милли чуаш киеменә киенгән курчак белән уйный ала. Балалар районда яшәүче халыкларның мәдәнияте турында күзалласын өчен, аларга рус, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйлиләр. Бу милләтләрнең элек нинди киемнәрдән йөрүен сабыйлар курчаклар белән уйнаганда беләләр.
Тәрбияләнүчеләрне шөлай ук табигатьне күзәтергә дә өйрәтәләр. Биредә табигать почмагы булдырылган. Аны тәрбиячеләр методик кулланма буларак туплаган. Балаларга үсемлекләр, агачлар, әйләнә-тирә дөнья белән бәйле предметларны күрсәтәләр.
Балалар бакчасы һәм мәктәп – бердәм коллектив. Шуңа күрә сабыйларның мәктәп канатына күчүе җиңел уза. Аларны педагоглар кабул итә һәм дүрт ел дәвамында белем баскычы буйлап алып бара. Шулай булып чыга да, балалар бакчасы-мәктәп – туган йорт кебек.
– Балалар бакчасы-башлангыч мәктәп – ул бердәм белем бирү мәйданчыгы, – дип билгеләп үтте учреждение директоры Ирина Музилеева. – Үз эшебездә без белем бирүнең сыйфатына басым ясыйбыз.
Урмандеево башлангыч мәктәбе рейтинг буенча районда лаеклы урын алып тора. Район мәгариф бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, уку процессы югары дәрәҗәдә алып барыла. Балалар белән тәҗрибәле укытучылар Светлана Алексеева, Софья Архипова, Любовь Семенова һәм Мария Тарасова эшли. Ел нәтиҗәләре буенча мәгариф, тәрбия эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен мәктәп берничә тапкыр мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Рәхмәт хатларына лаек булган.
Бу мәктәптә тагын бер мөһим мәсьәлә хәл ителә: башлангыч сыйныф укытучылары балаларга туган телгә мәхәббәт, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну тәрбиялиләр. Дәресләр чуаш телендә укыту программасы буенча үткәрелә. Монда хәтта вак-төякләр дә роль уйный. Мәктәптә хәтта кабинет ишекләрендәге язулар да өч телдә: чуаш, рус һәм татар телләрендә язылган. Мәктәп уңайлы, якты, иркен. Балаларның белем бирү учреждениесендә булу шартлары елдан-ел яхшыра бара. Узган елның ноябрь аенда республика программасы буенча мәктәп бинасында җылы бәдрәф төзелгән иде. Чиратта – ашханә.
Фото: Урмандеево балалар бакчасы-мәктәп белем бирү учреждениесе архивыннан
Нет комментариев