Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Шәрбән авылында чик гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр истәлегенә обелиск ачылды 

Аксубай районында Чик сакчылары көнен билгеләп үтү Шәрбән авылында бу авылның чик сакчыларына багышланган “Бер адым да артка чигенмәскә” дип аталган обелискны ачу тантанасыннан башланды.

Ачылыш тантанасы авыл халкы, күп санлы кунаклар – районның чик сакчылары берләшмәсе вәкилләре катнашында узды. 

Чик сакчылары көне уңаеннан әләм күтәрү хокукына элеккеге чик сакчылары Айрат Гайнуллин һәм Рим Кашапов лаек булды. 

Чик сакчыларын бәйрәм белән Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин җылы котлады. 

– Безнең авыл өчен бу бик зур, әһәмиятле вакыйга, – дип билгеләп үтте ул. Муниципаль берәмлек җитәкчесе обелиск төзелешендә катнашкан кешеләрнең барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул ветераннар хәрәкәте активистлары Рим Кашаповка һәм Рифкать Галләмовка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Җыелучыларны РФ МБ Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов сәламләделәр. 

– Безнең «Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына, 4 ел элек оешты, – диде «Чик сакчылары ветераннары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов. – Шуннан бирле яшьләрне патриотик тәрбияләү, якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча планлы эш алып барабыз. Һәр авылда активистлар, инициаторлар бар, Шәрбән авылында ул Айрат Гайнуллин, обелиск та аның инициативасы буенча төзелде. 

Ул Аксубай районы «Чик сакчылары ветераннары» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән Илгиз Хәйруллинга, Алик Мостафинга, Рушан Әхмәдиевка «Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү турында» истәлек медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Бәйрәмне алып баручы «Сугыш хәрәкәтләре һәм «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хезмәт ветераннары бердәмлеге» оешмасы кураторы Наталья Егорова барысын да чик буе гаскәрләре көне белән котлады, районның патриотик чараларында актив катнашканнары өчен элеккеге хәрбиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Яңа Дума авыл мәдәният йорты методисты Фәнис Низамов Ватан чикләрен саклаучылар хөрмәтенә җырлар башкарды. Тантанада катнашучылар обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар һәм Россия чикләрен саклап, гомерләрен биргән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев