Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының шәхси эшмәкәрләре, үзмәшгуль һәм эшсез гражданнары адреслы социаль ярдәм алырга мөмкин

Үзмәшгульлекне һәм шәхси эшмәкәрлекне оештыруга һәм эш эзләүгә социаль контрактлар эш эзләүче һәм эшкә урнашырга теләге булган аз керемле гражданнар өчен адреслы социаль ярдәм күрсәтү төрләренең берсе булып тора.

Аксубайның шәхси эшмәкәрләре, үзмәшгуль гражданнары эшкуарлык эшен гамәлгә ашыру өчен социаль контракт төзи алалар. Бу төр ярдәм эшмәкәрлек юлына басарга теләүчеләргә туры килә.

Эш эзләү буенча социаль контракт төзүгә, бәйсез сәбәпләргә аркасында, аз керемле аксубайлылар исәп тота ала.

Үзмәшгульлекне һәм шәхси эшмәкәрлекне оештыруга бер тапкыр түләү суммасы 150 мең сумнан артмаска тиеш.

Районның эшсез гражданнары эш эзләү буенча социаль контракт төзи ала. Балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче гражданнарга социаль ярдәм өстенлекле тәртиптә тәкъдим ителәчәк.

Эш эзләү буенча социаль контракт 9 айдан да артмаган вакытка төзелә. Социаль контракт буенча айлык түләүләрнең гомуми чоры 4 ай тәшкил итә. Айлык акчалата түләүләр суммасы эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмендә билгеләнә (2022 елда – 11724 сум).

Аксубай районы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева сүзләренә 2021 елда барлыгы 7 млн. 667 мең сумлык 93 социаль контракт төзелгән. Шуның 40ы – эшкә урнашуга, 23е – мәшгульлекне үстерүгә, 1се – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә һәм 29ы авыр тормыш хәленнән чыгуга төзелгән.

Район халкы Социаль яклау бүлегендә 8 (84344) 2-92-72, 2-92-74 телефоннары буенча өстәмә консультация ала алалар.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев