Аксубай районының муниципаль хезмәткәрләре республика Спартакиадасында иң көчлеләр унлыгына керделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының муниципаль хезмәткәрләре республика Спартакиадасында иң көчлеләр унлыгына керделәр

18 катнашучы район арасында безнең спортчылар алтынчы урынны алды.

Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакаиадасы кысаларында ярышлар тәмамланды. Аларда 18 район спортның сигез төре буенча катнашты.

Сынау нәтиҗәләре буенча Аксубай районы командасы бадминтон буенча өченче төркемдә алтынчы урынны яулады һәм республиканың иң көчле ун командасы составына керде. Команда өчен ЗАГС бүлегенең баш белгече Ләйлә Шәйхетдинова, Кәре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, башкарма комитетның административ комиссиясе секретаре Николай Камбулов чыгыш ясадылар.

Фото: Радик Канәфин


Нет комментариев