Аксубай районының мәдәният һәм мәгариф вәкилләрен сугышчы-ветераннар бүләкләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының мәдәният һәм мәгариф вәкилләрен сугышчы-ветераннар бүләкләделәр

Россия Кораллы Көчләренең Аксубай районы буенча төрле төр гаскәрләре ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлеге Рәхмәт хатлары белән район мәдәният бүлеге белгече Наталья Егорова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Хикмәтуллина бүләкләнделәр.

Наталья Егорова ветераннар берләшмәсе кураторы булып тора, патриотик юнәлештәге чараларны оештыруда ярдәм итә, Гүзәл Хикмәтуллина иҗтимагый берләшмәнең районның белем бирү оешмалары белән эшчәнлеген координацияли.

Үзара хезмәттәшлек итеп, алар яшь буында Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү буенча мөһим эш башкаралар.


Нет комментариев