Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Мактаулы гражданины авыл хуҗалыгы идарәсеннән бүләк алды

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин Аксубай районының Мактаулы гражданины Әфрәим Кузюровка рәхмәт хаты

тапшырды. Ветеран үзенең истәлекле юбилеен – 85 яшьлеген билгеләп үтә. Ул кунакларны – элеккеге хезмәттәшләрен күтәренке кәеф белән каршы алды.
– Хөрмәтле Әфрәим Хәлиулла улы, юбилеегыз белән ихлас котлаулар кабул итегез! – дип мөрәҗәгать итте йорт хуҗасына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин. – Без сезне яхшы кәефтә, шундый яхшы рухта күрүебезгә бик шат. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тормыш энергиясе һәм иминлек телибез.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Әфрәим Кузюровка рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлнур Кәлимуллина да ветеранны 85 яшьлеге белән чын күңелдән котлады, аның районның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Әфрәим Кузюров 15 ел район авыл хуҗалыгы идарәсендә юридик бүлек җитәкчесе булып эшләде.

– Ул бик кызыклы еллар иде, эш күп булды, –дип искә ала элеккеге юрист. – Арбитражларда колхоз, совхоз мәнфәгатьләрен якладым. Ул чорда хезмәт коллективлары күп иде, бары тик авыл хуҗалыгы идарәсендә генә дә 60 хезмәткәр исәпләнде. Миңа колхоз хезмәтчәннәре юридик консультация сорап килделәр, кулымнан килгәнчә һәркемгә ярдәм итәргә тырыштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев