Аксубай районының ерак авылында яшәүчеләрне җырлар белән сөендерделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының ерак авылында яшәүчеләрне җырлар белән сөендерделәр

Ахматка авылында яшел болында үзешчән артистларның “Ах, бу рус җыры!” дигән күңелле концерты узды.

Бу – күрше авыл халкына искемокшинолылардан иҗади бүләк булды. Авылда стационар мәдәният учреждениесе юк, шуңа күрә халык читтән килгән артистлар чыгышын көтеп алды. Поселокта аларның барлыкка килүе халык өчен күңелле сюрприз булды. Алар «Рябинушка» коллективы чыгышын, Сергей Кириллов, Александр Симакаев, Дарья Наумова, Олеся Симакаева, Галина Макаренкова, Татьяна Захарова һәм Валентина Матросова дуэты чыгышын зур соклану белән алкышладылар.

Авыл халкы җирле сәхнә йолдызларына кушылып җырладылар, күңелле көйләр астында рәхәтләнеп биеделәр. Ачык һавада концерт берәүне дә битараф калдырмады. Хуҗалар кунакларга чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

– Ахматка авылында тырыш, ярдәмчел кешеләр яши, – дип билгеләп үтте Иске Мокшино авыл клубы методисты һәм мөдире Вероника Вырдина. – Безнең авыл клубы үзешчәннәре үз чыгышлары белән аларга күтәренке кәеф бүләк итәргә, аларның гадәти тормышларына уңай хис-кичерешләр алып килергә теләделәр. Һәм без моңа ирештек дип уйлыйм.

Фото: Иске Мокшино авыл клубы архивыннан.


Нет комментариев