“Талантиада” Халыкара бәйгедә катнашырга үзешчән һәм профессиональ коллективлар һәм солистлар чакырылган иде.
Бәйге читтән торып үткәрелде. Катнашучыларга гариза тутырырга һәм чыгышның видеоролигын җибәрергә генә кирәк иде.
Алсу Нуруллина ”Эстрада вокалы” номинациясендә 6 яшькә кадәрге категориядә үзенең номерын тәкъдим итте. Шундый яшьтәге таланты һәм осталыгы өчен сәнгать өлкәсендә «Талантиада» Халыкара премиясенең 2 нче дәрәҗә лауреаты дипломына лаек булды. Аның укытучысы – Айгөл Краснова, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рәнис Идрисовның һәм «Ритм» Халыкара фестиваль үзәгенең педагогик эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фото: "Ритм" халыкара фестиваль үзәгенең Вконтакте социаль берләшмәсеннән
Нет комментариев