Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү буенча эшләр колач ала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 3 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чаптырылган (план буенча 10800 гектардан артык). Районның терлек азыгы әзерләүчеләре көн саен 300 гектарга якын мәйданнан күпъеллык үләннәрне чаптыралар.
Бүгенге көндә 9 мең ярым тоннага якын сенаж (сезонга план 56200 тоннадан артык) салынган, 738 тонна печән запасы әзерләнгән.
Хуҗалыклар буенча: «АгроРаздолье» ҖЧҖдә – 2400 тоннадан артык сенаж, 250 тоннадан күбрәк печән; «Аксу Агро»да – 206 тонна печән, 5000 тонна сенаж; «Аксубай» АФда – 1400 тонн сенаж, «Актай»да 85 тонна печән әзерләнгән.
Нет комментариев