Аксубай районының 2989 сайлаучысы өйдә тавыш бирде
РФ Конституиясенә төзәтмәләр өчен өйдән чыкмыйча гына да тавыш бирергә мөмкин иде.
Аксубай районы сайлаучылары арасыннан 2989 кеше мондый мөмкинлектән файдаланган.
Озак еллар «Ял пурнасе» газетасын җитәкләгән журналистика ветераны, 87 яшьлек Ольга Сергеевна Атряскина да өйдә тавыш бирде.
– Бүген минем бәхетле көнем, мин тагын бер чорга кадәр яшәдем һәм ил язмышында катнаша алам. Белемгә, биләгән вазыйфага, нинди милләттән булуга карамастан, Россия Федерациясенең барлык гражданнарын яклаячак Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәм, – ди Ольга Сергеевна.
Ул бюллетеньне игътибар белән өйрәнде, өстәвенә, Татарстанда яшәүче һәр кеше республика телен белергә, милләтенә карамастан, аны сөйләшү дәрәҗәсендә белергә тиешлеген ассызыклап, рус телендә генә түгел, татар телендә дә укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев