Аксубай районыннан Юлия Погодкина «Татарстанның Чуаш гүзәле» конкурсында III урынны яулады
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан Юлия Погодкина «Татарстанның Чуаш гүзәле» конкурсында III урынны яулады

«Татарстанның Чуаш гүзәле» республика матурлык һәм талант конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе Юлия Погодкина Казанда узган финал этабында өченче призер булды.

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йортында «Татарстанның Чуаш гүзәле – 2021» республика матурлык һәм талант конкурсы узды. Бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Чуаш теле көненә (25 апрельдә билгеләп үтелә) багышланган иде.

«Татарстанның Чуаш гүзәле» титулы өчен республика районнарында сайлап алу турларын һәм кастингларын узган 12 кыз көрәште. Шул исәптән Аксубай районыннан Юлия Погодкина да.

Конкурсантлар шулай ук үзләренең визит карточкасын, иҗади номер, милли чуаш ашларын күрсәттеләр һәм интеллектуаль бәйге уздылар. Юлия тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын үзенең матурлыгы, үз-үзен тотышы, чуаш халык мәдәниятен белүе, аралашуы, сәхнә осталыгы белән шаккатырды. Нәтиҗәдә, безнең дәгъвачыбыз республика матурлык һәм талант конкурсында өченче урынга лаек булды!

 


Нет комментариев