Аксубай районыннан солдатның әти-әнисенә лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт хаты килде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан солдатның әти-әнисенә лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт хаты килде

Аксубайда яшәүче Андреяновлар гаиләсенә уллары Григорий хезмәт иткән хәрби частьтән рәхмәт хаты килде.

Григорий Андреяновны РФ Кораллы Көчләр сафларына 2019 елның язында озатканнар. Солдат Мәскәү өлкәсендә Хәрби-һава көчләреңдә хезмәт итә. Армиягә кадәр ул МЧС көллиятен тәмамлап, коткаручы дипломын алырга өлгергән. Уку программасында ул хәтта парашюттан сикерешләр дә ясаган, бу әлеге гаскәрләрдә хезмәт итү өчен бик кирәк булган. Әти-әнисе улларында иң яхшы сыйфатлар гына тәрбияләгәннәр. Болар барысы да Григорийга чын хәрби булып формалашуда ярдәм иткән.

«Хөрмәтле Татьяна Анатольевна һәм Александр Александрович, улыгызга яхшы тәрбия бирүегез өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерәм, – диелә хатта. – Ул үзен максатчан, җаваплы, дисциплиналы хәрби итеп танытты. Хезмәте вакытында ул хәрби хәзерлек фәннәре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште, хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Сез бөек Россиянең лаеклы саклаучысы булган улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Махсус билгеләнешле бригада командиры В.Панков».

Григорий бер айдан кайтачак, аны өйдә әти-әнисе, апалары көтә. Аның киләчәккә планнары якты – туган Аксубаенда белгечлеге буенча эшләү.

Фото: гаилә альбомыннан


Нет комментариев