Әтиле-уллы – Александр белән Андрей Шуркиннар ТР Диңгезчеләр җыеныннан Рәхмәт хаты алды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Иске Тимошкино авылында яшәүче Шуркиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева Аксубай районының Мактаулы гражданинны Александр Шуркинга һәм аның улы су асты хәрби хезмәткәре Андрей Шуркинга Татарстан Республикасы Диңгезчеләр җыены исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР Диңгезчеләр җыены Шуркиннарның яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешен лаеклы бәяләде. Александр Федорович яшь вакытында Кара диңгез флотында хезмәт иткән, ә улы Андрей су асты көймәсендә хезмәт итә. Әтисе хәрби хезмәтне уңышлы башкарган, улы да хезмәткә зур җаваплылык белән карый. Андрей айлар буе өйдә булмый, аның хезмәте җиңелләрдән түгел. Шулай да яңа ел бәйрәмнәрендә әти-әнисе янына кайта алган. Җирле үзидарә башлыгы аңа бүләкне шул вакытта тапшырды да инде.
– Сезне бүләк алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм, – диде Полина Мулееева. – Сез Ватанга хезмәт итүнең өлгесе булып торасыз. Сезнең үрнәктә яшь буын Ватанны яратырга, авырлыкларны җиңәргә һәм аңа хезмәт итәргә әзер булырга өйрәнә.
Фото: гаилә альбомыннан.
Нет комментариев