Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан хезмәт ветераны гомере буе колхозда эшләгән

Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Авыл тарихы кешеләр йөзендә» проектына кушылды.

Владимир Петрович Шапкин 1952 елда туган. Гаиләдә бердәнбер ир бала була. Һәрвакыт әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Гаилә кора, хатыны Нина Матвеевна белән алты бала: бер кыз һәм биш ул тәрбияләп үстергәннәр. Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Владимир Петрович хезмәт юлын төрле маркадагы тракторлар руле артында эшләп уздыра. Тәүге тапкыр ул МТЗ-50 тракторы руле артына утыра.

Лаеклы ялга чыкканчы колхозда тырыш хезмәт куя. 1994 елда II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен медале белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Хәтта лаеклы ялда булуына карамастан, эшләвен дәвам итә – гаиләсенә һәм балаларына ярдәм итә, шәхси хуҗалык алып бара. Быел Владимир Петровичка 68 яшь тула, ул үзенең туган көнен зур гаиләсе белән бәйрәм итәргә әзерләнә.

Фото: Яңа Тимошкино авыл мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев