Аксубайның бала тудыру йортында яңа дөньяга аваз салган йөзенче сабыйны хөрмәтләделәр. Ул – Ранэль Гыйльманов.
Яшь гаиләне сабыйлары туу белән район җитәкчелеге исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котлады.
– Бу ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм район оешуның 90 еллыгы кебек вакыйгалар белән истәлекле булды һәм сезнең сабыегыз да 2020 елда Аксубай районында йөзенче бала булып туды. Бу да шулай ук район һәм сезнең гаилә өчен мөһим вакыйга. Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим, – дип теләде Алексей Тимирясов. – Һәм башкарма комитет исеменнән бала тудыру йорты табибларына һәм белгечләренә рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Яшь әти-әнине поликлиника мөдире Алина Маланчева да котлады, бала туу – ул һәрвакыт бәйрәм, дип билгеләп үтте.
Гыйльмановларга истәлеккә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау открыткасы һәм республика символы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ранэль – аксубайлылар Гөлназ һәм Рөстәм Гыйльмановлар гаиләсендә икенче бала.
–Безнең гаиләгә – өч ел, бу балалар тудыру йортында безнең икенче нарасыебыз дөньяга килде. Беренче улыбыз да сау-сәламәт, – дип бүлеште яшь әни. – Табибларга, бигрәк тә шәфкать туташы Ирина Арсентьевна Варламовага рәхмәт әйтәсем килә. Аның алтын кулларыннан башка бернәрсә дә килеп чыкмас иде, мөгаен. Аның ярдәме бик мөһим, ул без – яшь әниләр яныннан китми дә диярлек, мин бик рәхмәтле.
Аксубайда йөзенче сабый 4 декабрьдә, 4096 кг. авырлыкта, 54 сантиметр озынлыкта туды. Ир белән хатын баһадир нарасыйлары белән горурланалар!
Гыйльмановлар сабыйның йөзенче бала булып тууын, аны тудыру йортыннан алып чыгу тантаналы төстә узар дип көтмәгәннәр.
Ә сабый хөрмәтләү тантанасы дәвамында әнисенең игътибарын таләп итеп, тавыш биреп ятты. Тантанада катнашучылар да, кунаклар да малайның холкы нык булачак, ул аңа тормыш юлында кыенлыкларны җиңәргә, бәхетле булырга ярдәм итәчәк, дип ышана. Сәламәтлек, сиңа балакай, синең тормыш юлың бүгенге көн кебек шатлыклы, якты булсын.
Нет комментариев