Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында юкка чыккан авыллар турында яңа басма пәйда булды 

Туган якны өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураковның “Аксубай районының югалган торак пунктлары” дигән яңа китабы дөнья күрде.

Безнең як тарихын өйрәнүче ике авторның бердәм хезмәте яхшы нәтиҗәләр бирә. Аларның тырышлыгы ярдәмендә туган якның үткәне, иң мөһим мизгелләре, яңа фактлар, мәгълүматлар ачыла. Алар барысы да дәүләт архивлары документлары белән ныгытылган. 

Надежда Петрова һәм Владимир Чураковның чираттагы тарихи китабы – картадан юкка чыккан авыллар турында. Китапта Аксубай районының 1717-2001 елларда юкка чыккан торак пунктлары, шул исәптән аларның административ-территориаль урнашуы, халык саны һәм юкка чыгу вакыты турында мәгълүматлар тупланган. 

– Аксубай районы яшәгән дәвердә халык аз калган һәм бөтенләй юкка чыккан авыллар саны артуның тайпылышсыз процессы күзәтелә, – дип сөйли Надежда Петрова. – Төрле сәбәпләр аркасында халык авылларны калдырып киткән яисә алар башка торак пунктлар составына кертелгән. 

Авторлар билгеләп үткәнчә, юкка чыккан авылларның һәм бистәләрнең үзләренең кабатланмас мәдәнияте, көнкүреше, язмышы булган һәм алар бездән һәм киләчәк буыннан ераклаша баралар. Хәзер күп кенә кешеләр бөтен көчләре белән авылларның юкка чыгу һәм бушап калу процессын туктатырга тырышалар. Аларның кайберләре зиратларга килә, икенчеләре чиркәүләр, гыйбадәт йортлары, мәчетләр төзи, өченчеләре безгә кадәр килеп җиткән чор мирасын саклап калырга тырышып, чишмәләрне төзекләндерә. 

Алар ярдәме белән халык аз калган күп кенә торак пунктлар яшәүләрен дәвам итә, аларның мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, язмышлары һәм үзенчәлеге саклап калына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев