Аксубай районында язгы кыр кампаниясе башланды
Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре башланды.
“Актай” АПК ҖЧҖ һәм “Аксу Агро” АФ “Чистай” ҖЧҖ күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
”Актай” авыл хуҗалыгы предприятиесенең гомуми мәйданы 2740 гектар. Шул исәптән 325 гектарны күпьеллык үләннәр били. Әлеге хуҗалык игенчеләре язгы сезонны ел саен беренчеләрдән булып башлыйлар, яхшы уңыш җыеп алалар һәм кыр кампаниясен беренчеләрдән булып тәмамлыйлар да.
”Аксу Агро” АФ ҖЧҖ – безнең районда яңа гына эшли башлаган предприятие. Аның карамагында 19 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Күпьеллык үләннәр шактый мәйданны били. Яз соңрак килде, шулай да бу культура участокларында кар эреп беткән инде. Ашлама сиптерү агрегатларының сынап карау өчен кырга чыгулары тукландыруны үткәрү мөмкинлеге булуын күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев