Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында язгы чәчү тәмамланды

Аксубай районы игенчеләре сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү кампаниясенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Чәчү мәйданы 46700 гектардан артык. Бөртекле культуралар – 28700 гектардан артык, азык культуралары – 4600 гектардан артык, техник культуралар 11900 гектардан артык чәчелгән. Район игенчеләре мөһим бурычны оптималь вакыт эчендә башкарып чыктылар. Чәчү эшләре тәмамланганнан соң, кыр хезмәтчәннәре сабан культуралары чәчүлекләрен тәрбияләү эшләренә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев