Аксубай районында яшәүчеләр ташламалы язылу декадасы кысаларында чиратсыз гына район газетасына языла алалар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүчеләр ташламалы язылу декадасы кысаларында чиратсыз гына район газетасына языла алалар

Иртәгә, 15 июнь көнне, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе «Россия Почтасы» бүлегендә чиратсыз район газетасын яздырырга мөмкин булачак.

Өстәвенә, почта аша язылуны да, альтернативаны да рәсмиләштерергә булачак. Уртак акцияне район газетасы редакциясе һәм «Россия почтасы» район бүлекчәсе җитәкчелеге оештыра. 

Исегезгә төшерәбез, 16 июньгә кадәр «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» басмаларына ташламалы язылу декадасы игълан ителгән иде. 

Ташламалы язылу чорында район газетасына язылу бәясе физик затлар өчен – 681 сум, оешмалар өчен 863 сум 82 тиен тәшкил итәчәк. Редакциядә альтернатив язылу бәясе – 486 сум. 

Әбүнәчеләрне район газетасыннан истәлекле бүләкләр көтә. 

Район газеталарына чиратсыз язылу «Россия Почтасы» бүлекчәсендә, 15 июнь көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча оештырыла: ш т Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 5 нче йорт, почта бинасы. 

Реклама, 16+


Нет комментариев