Аксубай районында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина өйдә тавыш бирде
Аксубайдан Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина фикеренчә, һәр россияле һәм татарстанлы гражданлык бурычын үтәргә тиеш.
Шуңа күрә Бердәм тавыш бирү көнендә өйдә тавыш бирү өчен, ул Территориаль сайлау комиссиясенә алдан ук мөрәҗәгать иткән.
Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының килүен подъезд янындагы эскәмиядә күтәренке кәеф белән көтте.
– Гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым, – ди Валентина Васильевна. – Тормыш юлында төрлесен күрергә туры килде, әмма елдан-ел тормышның ничек җиңеләюенә, хезмәтнең ни дәрәҗәдә механикалаштырылган булуына гаҗәпләнеп туя алмыйсың, хәтта фермаларга кадәр юллар салына, объектлар төзелә һәм ремонтлана. Безнең чәчәк аткан Аксубайны да танып булмый хәзер.
Валентина Васильевна совхоз фермасына саз ерып эшкә йөрүләрен, ел әйләнәсе аякларыннан резин итек төшмәвен искә алып сөйләде. Тик ул шул вакытта да авырлыкларны тиешле итеп кабул иткән. Алдынгы дуңгыз караучы бишъеллык бурычын 3,5 елда үтәгән, фидакарь хезмәт куйган. Валентина Сорокина күпъеллык тырыш хезмәте өчен тапшырылган хөкүмәт бүләкләренә ия. 1971 елда – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1976 елның 23 декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Бюллетеньнәрне игътибар белән өйрәнгәннән соң, Социаль Хезмәт Герое, үз сайлавын ясап, болай дип өстәде:
– Ничек инде шундый мөһим вакыйгадан читтә каласың? Бу бит безнең язмыш, республиканың киләчәк үсеше һәрберебезнең тавышына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев