ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында янгыннарның артуын һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын булдырмау буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
Янгыннар саны арту һәм аларда кешеләрнең һәлак булу статистикасы борчу тудыра. Республикада, узган ел белән чагыштырганда, янгыннар саны 19 процентка, ә аларда үлүчеләр саны 73 процентка үскән.
Утырышта республиканың 31 муниципаль районында янгыннар санының артуы билгеләп үтелде, шул ук вакытта Аксубай районында янгыннарның 111 процентка артуы күзәтелә. Бәхеткә, районда янгыннарда кешеләрнең һәлак булуы теркәлмәгән.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, янгыннарга бәйле тискәре динамиканың мондый үсешен хәтта янгын сүндерү сагының өлкән хезмәткәрләре дә хәтерләми. Ә янгыннарга бәйле һәлакәтләрнең төп өлеше торак секторга туры килә.
Россия ЭЭМның ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, 12 апрельдән 4 майга кадәр янгыннарның, беренче чиратта, коры үләнне һәм чүп-чарны контрольсез яндыруга бәйле рәвештә, кискен артуын билгеләп үтте. Яңгырлы һава торышы күзәтелүгә карамастан, республикада көн саен 20гә якын янгын чыгу очрагы теркәлә.
Бу янгыннар, беренче чиратта, торак пунктлар территорияләрен коры үләнне һәм чүп-чарны вакытында чистартмау аркасында килеп чыга, үз вакытында чабылмаган һәм җыештырылмаган узган елгы үлән яна. МЧС хезмәткәрләре 281 административ эш кузгаткан, аларның 214е буенча 534 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылган.
Ярдәм чараларының берсе буларак, шулай ук хәзерге вакытта янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы булып торак йортларны янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар белән тәэмин итү тора. 2016 елдан агымдагы елга кадәр янгын турында кисәтүче автоном җайланмалар ярдәмендә 70 очракта янгыннар булдырылмый калган, бу 133 кешенең, шул исәптән 53 баланың гомерен саклап калуга ярдәм иткән. Агымдагы елда муниципаль районнар, гражданнар һәм башка бюджеттан тыш финанслау чыганаклары хисабына 9 меңнән артык йортта 24 меңнән артык автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган.
– Хәзерге вакытта безгә, беренче чиратта, янгыннарны булдырмау буенча кисәтү эшенә игътибар итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү генә янгыннарны кисәтергә һәм зур матди чыгымнарга юл куймаска мөмкин!
Нет комментариев