Аксубай районында “Яңа Үзи авылы көне”н билгеләп үттеләр
Яңа Үзи авылында зур бәйрәм – Авыл көне булды. Ул авыл мәйданында шушы авылдан чыккан халыкны, күрше торак пунктлардан күп кенә кунакларны җыйды.
Очрашуда якташларның сөйләшер сүзләре, искә алыр вакыйгалары күп булды. Җыелучыларны Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов җылы котлады.
Тантанада күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Яңа Үзи мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы, уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Үзешчән артистлар башкаруында дәртле җырлар яңгырады, халык рәхәтләнеп күңел ачты.
Авыл бәйрәмендә иң актив халыкны хөрмәтләделәр. Быел бергә гомер итүләренең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән Сәетгәрәй Сәлимгәрәй улы һәм Зәилә Галим кызы Билаловларны көчле алкышлар белән сәламләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова юбилярларга ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды һәм «Татар дөньясы» исемле китап бүләк итте. Билаловлар гаиләсенә авыл җирлеге советы исеменнән дә истәлекле бүләк тапшырылды.
Фото: ЗАГС бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев