«Россия Почтасы» АҖнең Аксубай почта җибәрүләрен һәм матбугатны сортировкалау һәм эшкәртү участогы җитәкчесе итеп Светлана Непомнящая билгеләнде.
Ул 1969 елның 19 мартында Кәкре Күл авылында туган. Кәкре Күл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ульяновск төзелеш техникумында бухгалтер белгечлеге ала. 1998 елдан бирле «Кәкре Күл» авыл хуҗалыгы предприятиесендә хисапчы, 2011 елдан – Кәкре Күл почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Нет комментариев