Аксубай районында Яңа Ибрай авылында кече Сабан туена бүләкләр җыйдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Яңа Ибрай авылында кече Сабан туена бүләкләр җыйдылар

Яңа Ибрай авылында күптәнге традиция яшәп килә: авыл Сабан туе алдыннан тантанага бүләкләр җыялар.

11 июнь көнне авылда язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган зур бәйрәм булачак, бу – яңаибрайлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. 

Аерым миссияне авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары үтиләр. Гармун көйләре астында халык җырлары башкарып алар авылны әйләнеп чыгып, борынгы йола буенча тантана өчен бүләкләр җыйганнар. Авыл бәйрәменең киң программасы рәсми котлауларны, артистлар чыгышын, төрле спорт ярышларын, милли уеннарны, бәйгеләрне үз эченә ала. Җиңүчеләр өчен бүләкләр дә хәйран кирәк булачак. Әмма беркем дә игътибарсыз калмаячак – бүләкләр күп җыелган. Авыл халкы әлеге хәйрия акцясендә бик теләп катнашкан.


Нет комментариев