Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсендә ”Яңа ел открыткасы могҗизасы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Яңа ел белән котлауның заманча төрләре, әлбәттә инде, һәр кешегә билгеле: социаль челтәрләрдәге юлламалар, интернеттан открыткалар, СМС- хәбәрләр. Әмма балачак һәм яшьлек еллары Совет чорында үткән кешеләр яңа ел бәйрәмнәренең нәрсә белән үрелеп барганын хәтерли, ул вакытларда почта аша изге теләкләр язылган матур кәгазь открыткалар килә, ә аларны кулларына алучылар чиксез сөенә иде.
Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсендә үткәннәрне искә алырга булганнар. Монда ХХ гасыр СССРның яңа ел открыткаларын җыйганнар, биредә аларның ниндиләре генә юк. Һәм “Яңа ел открыткасы могҗизасы” дип исемләнгән күргәзмә оештырганнар.
– Кулына Совет чоры открыткасын алган кешенең күңелендә бәйрәм, балачак һәм могҗиза хисе туа, – ди китапханәче Ирина Тимофеева. – Без яңа ел бәйрәмендә укучыларыбыз өчен сюрприз ясарга булдык.
Китапханәче барысын да бәйрәм көннәрендә Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсенә килергә, ретро открыткалар дөньясына чумарга чакыра.
Фото Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан.
Нет комментариев